Айрат Сибагатуллин Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлекнең барышы белән танышты

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

18-19 февральдә Татарстан Республикасы мәдәният министры  Айрат Сибагатуллин Оренбург өлкәсендә булып кайтты. Эш сәфәре вакытында министр  2015 елның 6 июнендә Оренбург өлкәсенең Сакмар районы  Татар Каргалысы авылында уздырылачак Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлекнең барышы белән танышты.  

А.М.Сибагатуллин Оренбург өлкәсе  губернаторы Юрий Берг белән очрашты. Сабантуй уздыру буенча эшне координацияләү өчен вице-губернатор – Оренбург өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары  Олег Димов җитәкчелегендә махсус оештыру комитеты төзелгән. Аның эшчәнлеген губернатор үзе контрольдә тота. Узган еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, Сабантуй киң масштабта узачак.  

***

Татар Каргалысына 1744 елда, сәүдә бистәсе буларак, Казан өязеннән чыккан бер төркем татарлар тарафыннан Урта Каргалы елгасы ярында нигез салынган.   XVIII–XIX гасырларда авыл Урта Азия белән Россия арасындагы сәүдә юлында иң зур сәүдә үзәкләренең берсе була.  Монда яшәгән халык нигездә  һөнәрчелек, сәүдәгәрләрлек, игенчелек белән шөгыльләнгән.  1897 елда авылда 13 мең кеше гомер сөргән. XX гасыр башында  Каргалыда 10 мәчет булган, алар каршында мәктәпләр һәм мәдрәсәләр эшләгән.   

2010 елда халык санын алу йомгакларына караганда, хәзер Каргалыда 3 800 кеше яши, күпчелеге  — татарлар (90 %).  Өч мәчет эшли: икесе тарихи  — Куш манара һәм Ак мәчет, шулай ук яңа Әс-сәлам мәчете.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International