«Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә "Милли театр һәм театр үзе" дигән лекция була

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

21 февральдә кичке сәгать алтыда   «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә  "Милли театр һәм театр үзе" дигән лекция була.

Аны Камал театрының баш режиссеры  Фәрит Бикчәнтәев алып бара. Бу – Камал театры белән «Смена»ның уртак проекты булган театр лекториеның икенче утырышы. 

Татар театры узган гасырның башында ук барлыкка килеп, ике юнәлештә үсә. Аның беренчесе – үз халкының фикер-мәнфәгатьләрен чагылдыру, әдәби телне, мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү; икенчесе – дөнья сәхнә мәдәнияте җирлегендә тамыр җәйгән заманча театр буларак иҗади яшәеш.   Бу ике күренеш  ярашып гомер сөрә, кайчакта каршылыкка керә, әмма күпчелектә берсе икенчесенә кушылып, сәнгатьчә “катнашма” барлыкка китерә.   

Камал театры, рухы һәм эчтәлеге белән милли булып калып та, милли сәнгать кысаларына гына сыймый торган спектакльләр куюга ничек ирешә? «Милли театр» нәрсә ул? Нәрсә мөһимрәк –традицияләргә тугрылыкмы әллә бөтенләй яңача яңгырашлы театр тудырырга омтылумы?

Фәрит Бикчәнтәев шушы четерекле сорауларга җавап табарга тырыша.

Лекция 21 февральдә кичке сәгать алтыда  «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә ( Б.Шаһиди, 7) була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International