Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева министрлыкның ветераннары белән очрашты.
Очрашуда 28 мәдәният ветераны катнашты. Аларның иң өлкәненә 87 яшь. Ветераннар хөрмәтенә Казанның сәнгать уку йортлары студентлары тарафыннан бәйрәм концерты куелды, җылы сүзләр әйтелде һәм бүләкләр бирелде.