Магнитогорскида Габдулла Рәхимкулов исемендәге II Халыкара җырчылар конкурсы узды

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

31 гыйнварда Магнитогорскида  Габдулла Рәхимкулов исемендәге  II Халыкара җырчылар конкурсы узды.  

Проектның авторы - Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстан Республикасы  һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе  Рафаил Бакиров.

Конкурсның рәисе  –  Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, консерватория укытучысы Сәрия Мөлекова.

Конкурсның төп максаты  – татар җырын, татар халкының милли җыр традицияләрен пропагандалау, талантлы җырчылар  табу, татар халкының мәшһүр җырчысы Г.Рәхимкулов  исемен мәңгеләштерү.

Конкурска  Магнитогорск, Чиләбе шәһәрләреннән һәм Чиләбе өлкәсеннән конкурста катнашырга теләүчеләрдән 100 гариза керде.

Конкурста җиңүчеләр – Фәхриева Гөлли һәм Гайдуллина Рената «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар  телевизион конкурсының  II турына узды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International