Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды

2015 елның 14 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов атаклы җырчы Илһам Шакировка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен»медален тапшырды.  

Рөстәм Миңнеханов җырчыны 80 яшьлек юбилее белән  котлады, сәламәтлек, озын гомер теләде, таланты, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен зур рәхмәт белдерде. Моннан тыш, Президент юбилярга «Форд Мондео» автомобиленнән ачкыч тапшырды.

Белешмә:

Илһам  Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа.   1960 елда Казан Дәүләт консерваториясен «җыр» белгечлеге буенча тәмамлый, шул ук елны ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты булып эшли башлый. Илһам Шакиров - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты  (1970). 1986елда «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән.

15 февральдә Камал театрында данлыклы җырчының 80 яшьлек юбилеена багышланган юбилей кичәсе була.  

Ә 13 мартта юбилей концерты Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International