3 нче октябрьдә сәгать 17.00 тә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында шагыйрь, төркиләр мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим Лев Гумилевның туган көненә багышланган “Ул гасырлар һәм халыклар юлын күргән...” дигән кичә үтә. Аның кысасында режиссер Е.В.Плугатыревның (Санкт-Петербург ш.) Л.Н.Гумилев турындагы “Кабат туу, үлү һәм яшәү” фильмы тәкъдим ителә, галимнең һәм танылган рус шагыйрьләре Анна Әхмәтова белән Николай Гумилевның гаиләсе тарихын чагылдырган күргәзмә эшләячәк.
Кичә программасында “Новая музыка” ансамбле, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары чыгышы бар.