21–28 февральдә ТР ДСО Казанда «Иҗади ачыш» музыка фестивален икенче тапкыр уздыра. Бу – ДСОның Мәскәү филармониясе һәм РФ Мәдәният министрлыгы белән уртак проекты. Иҗади десант составында – Мәскәү консерваториясен тәмамлаган талантлы яшь музыкантлар - Лукас Генюшас, Айлен Притчин, Алексей Чернов, Иван һәм Михаил Почекиннар, Юрий Фаворин, Павел Милюков, Александр Рамм һәм Филипп Копачевский катнаша.
Фестивальдә өч концерт булачак. 21 һәм 25 февральдә оркестрга Станислав Кочановский һәм Денис Лотоев дирижерлык итәчәк. Ә 28 февральдә, фестиваль ябыласы көнне, дирижерлыкны Александр Сладковский башкарачак.
Программада Л.Бетховен, В.Моцарт, И.Брамс, Дж.Гершвин, П.Чайковский, С.Прокофьев әсәрләре яңгыраячак.
+79377797750, +7(843)236-73-65
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте