Казанда V “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивале башлана

2009 елның 28 сентябре, дүшәмбе

30 нчы сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр Казанда “Мәдәниятара багланышларга багланышлар культурасы аша” дигән девиз астында V “Алтын мөнбәр” Казан халыкара мөселман киносы фестивале уза. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев һәм РФ Мәдәният министрлыгы химаясендә үткәрелә.

Бишенче кинофестивальнең сайлап алу комиссиясен танылган кино сәнгате белгече һәм кинотәнкыйтьче Ханс Иохим Шлегель (Германия) җитәкли. Сайлап алу комиссиясенең составына түбәндәгеләр кертелде:

-         “Россия” телеканалының “Мөселманнар” тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов (Россия);

-         кино сәнгате белгече, кинотәнкыйтьче, “Известия” газетасы һәм “Эхо Москвы” радиосының кинохәбәрчесе, Россиянең Кинематографлар берлеге әгъзасы, Россиянең Кино сәнгате белгечләре һәм кинотәнкыйтьчеләр гильдиясе әгъзасы Вита Рамм (Россия);

-         кинодокументлар белән эшләүче, XVIII “Послание к Человеку” фестиваленең гран-при иясе Ингрид Демец (Италия).

Быел фестивальнең сайлап алу комиссиясенә 67 илдән 400 фильм (168 – нәфис, 138 – документаль һәм 94 кыска метражлы фильм) кабул ителде. Гыйрак, Мисыр, Палестина, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Бөекбритания, Канада, АКШ, Франция, Һиндстан, Нидерланд, Россия Федерациясе, БДО илләре кебек фестивальдә даими катнашучы кинематографлар белән берлектә, Польша, Чехия, Чили, Конго, Судан кинематографлары да тәүге тапкыр үз эшләрен җибәрде. Җибәрелгән фильмнар буенча беренче урынны Россия Федерациясе, Мисыр һәм Гыйрак алып тора. Россия буенча иң күп эшләр Санкт-Петербург шәһәреннән кабул ителгән.

Конкурс программасына 36 кинофильм кертелде: 13 тулы метражлы, 14 документаль, 9 кыска метражлы картина. Конкурстан тыш программага 26 киноэш сайлап алынган. Алар арасында 8 уен характерындагы тулы метражлы, 17 уен характерында булмаган һәм 1 уен характерындагы кыска метражлы фильм бар. Конкурстан тыш программага кертелгән фильмнар “Татарстан киносы көне”, “Кавказ киносы көне”, “Төркия киносы көне” һәм “Халыкара панорама” кебек махсус кинопрограммалар кысасында күрсәтеләчәк.

Татарстаннан 10 кинокартина тәкъдим ителә: конкурс программасына кертелгән уен характерындагы тулы метражлы “Бөркетләр” (режиссер-куючысы Рамил Төхфәтуллин) һәм кыска метражлы “Тукай” (режиссеры Марат Ганиев) фильмнары. Конкурстан тыш программага 7 фильм кертелде: Салават Юзеевның “Возрождая звук” документаль, кыска метражлы “Фәридә” фильмнары, Рифат Йосыповның “Жизнь с верой” документаль фильмы, Сергей Цихановичның “Без татарча сөйләшәбез”, Ринат Юзаевның “Османие. На пути к вере”, Әнвәр Габдрахмановның “Фәнис Яруллин очышлары”, Борис Максимовның “Мәмәширдән бер гаилә” документаль фильмнары. Татарстан киносы көне кысаларында режиссер Юрий Феттигның “Бибинур” (“Өч аршын җир”) тулы метражлы нәфис фильмын тәкъдим итү планлаштырылган.

Фестивальне уздыру урыны итеп “Родина” мәдәни-күңел ачу үзәге каралган. Ачылу һәм ябылу тантаналары, гадәттәгечә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Шулай ук, “Корстон”, “Киномечта”, “Мир” һәм “Органик” кинотеатрларында Россия, АКШ, Израиль, Германия, Төркия, Индонезия, Иран, Мисыр, Судан, Алжир, Босния һәм Герцеговина, Франция фильмнары күрсәтеләчәк.

Фестиваль кысаларында “Киномечта” кинотеатрында – Төрек киносы көне, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының киноконцерт залында – ВГИК киносы көне, ә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының актлар залында “Башлангыч” дип аталган үзешчән кино фестивале уздырыла. Үзешчән кино фестивале барышында, 2009 нчы елның иң яхшы кинооператоры Дмитрий Яшонков “Кинотавр” Россия ачык кинофестивале версиясе буенча остаханә уздыра.

“Алтын мөнбәр”дә катнашучыларны һәм кунакларны иҗади очрашулар, остаханәләр, РФның Кинематографлар берлеге рәисе Никита Михалков катнашында “Милли мәдәниятләр берлеге һәм күптөрлелегендә Россия кинематографиясе” темасына түгәрәк өстәл, Лев Гумилевны искә алу кичәсе һәм “Islamic-clothes” халыкара мөселман киеме дизайнерлары конкурсы көтә.

Фестивальнең президенты – Россиянең Мөфтиләр Шурасы Рәисе, Шәех мөфти Равил Гайнетдин. Оештыручылар: Россиянең Мөфтиләр Шурасы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте, “Ислам дөньясы” телевидеокомпаниясе.

28 нче сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр “Родина” мәдәни-күңел ачу үзәгендә фестивальнең матбугат үзәге эшләячәк. “Алтын мөнбәрне” массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту максатыннан, 8-25 нче сентябрь көннәрендә журналистларны аккредитацияләү эше алып барылды. Барлыгы 103 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 209 журналист теркәлгән. Фестивальне 3 халыкара массакүләм мәгълүмат чарасыннан – 7; 6 чит ил массакүләм мәгълүмат чарасыннан – 11; 42 федераль массакүләм мәгълүмат чарасыннан – 68; 52 республика массакүләм мәгълүмат чарасыннан 123 журналист яктыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International