30 нчы сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр Татарстанда узачак “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан конкурска Казанның кино студиясендә режиссер Рамил Төхвәтуллин тарафыннан төшерелгән “Бөркетләр” фильмын тәкъдим итәчәк.
Бәйгедән тыш кино сөючеләргә Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәре буенча төшерелгән “Бибинур” фильмы күрсәтеләчәк. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта республикабызның вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, быел фестивальнең сайлап алу комиссиясенә 67 ил тарафыннан 400гә якын фильм тәкъдим ителгән. Алар арасыннан бары 34 фильм гына фестивальдә катнашу хокукын алган. Аларның 13е – уен, 14е – вәсикави, 9ы кыска метражлы фильмнар. Быел фестиваль кысаларында кызыклы чаралар да уздыру планлаштырыла. Шуларның берсе – “Россия кинематографиясе – милли мәдәниятләр берлеге һәм күптөрлелеге чагылышы” исемле “түгәрәк өстәл” утырышы.
Кунакларга килгәндә, министр Казанга илебезнең танылган режиссеры һәм актеры Никита Михалков киләчәген әйтеп үтте.
Шунысы үзенчәлекле: быел “Алтын мөнбәр” фестивале кайтавазы” кысаларында Әлмәттә һәм республикабызның тагын бер шәһәрендә (кайсы шәһәрдә икәне ачыклана) фестиваль фильмнарын күрсәтү оештырылачак.
Фестивальдә катнашучылар турында сөйләгәндә, Зилә ханым быел Судан, Чехия, Мексика һәм Албания илләренең үз фильмнарын беренче тапкыр тәкъдим итүләрен әйтте.
“Хәзер без фестивальне “Татарстан Республикасы мәдәнияте порталы”нда яки башка Интернет-проектта трансляцияләү турында да сөйләшүләр алып барабыз”, - диде министр.
Ләйсән Әсәдуллина