7 гыйнварда көндезге сәгать уникедән дүрткә кадәр Милли музей «Раштуа уеннары» уздыра.
Элек-электән Раштуа көннәрендә Бонопарт армиясен җиңүне бәйрәм иткәннәр. Чөнки 1813 елның 7 гыйнварында «Россиядән дошманны куып чыгару» турында җиңү манифесты чыгарыла. «Раштуа уеннары» нәкъ менә шушы вакыйгага багышлана. Тамашачыларга Беренче бөтендөнья сугышына багышланган лекция, рус һәм француз солдатларының киемнәре реконструкциясе тәкъдим ителәчәк.
Соңрак «Раштуа уеннары» музей ишегалдында дәвам итәчәк. Монда «Витязь» сугышчан клубы вәкилләре дошман белән бәрелешләрне спектакль рәвешендә уйнап күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте