«Татаркино» юбилей уздыра

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

30 декабрьдә Химиклар мәдәният сарае сәхнәсендә  «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең 90 еллык юбилеен бәйрәм итү кичәсе узачак. «Татаркино» эшчәнлегенең төп юнәлешләре – республиканың кече шәһәрләре һәм авыллары халкына кино күрсәтү, кино залларын яңартып кору, яңадан җиһазлау, милли кинематографияне үстерү, Россия төбәкләре белән мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү, массачыл чаралар – кинофестивальләр, кино премьералары, тематик фильмнар күрсәтү, актерлар, режиссерлар, кино төшерүчеләр  белән иҗади очрашулар уздыру, республика фильмнар фондын саклап калу һәм баету, фильмнар төшерүдә катнашу.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International