17-18 апрельдә Түбән Новгородта халык биюләре буенча Идел буе федераль округы кубогы узачак. Анда 18-е тулмаган 500 яшь кеше катнашачак.
Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан халык биюләре белән шөгыльләнүче иҗат коллективлары Түбән Новгородка араларыннан иң яхшыларын билгеләү өчен җыелачак. Идел буе федераль округы кубогы бер үк вакытта Балалар һәм яшьләр арасында халык биюләре буенча Россия чемпионатының сайлап алу этабы да булачак.
(812) 648-24-37, моб. +7 (911) 929-2216 www.saluttalantov.ru, e-mail: pr_main@saluttalantov.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте