Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры тамашачыга тылсымлы музыкаль кичә бүләк итте. Коллективның «Яраткан җырлар. Хорга кушылып җырлау» дигән бәйрәм алды концерты 26 декабрьдә ДЗКЗ сәхнәсендә узды. Программада раштуа бәйрәмендә башкарыла торган әсәрләр, дөнья концерт репертуарының алтын фондына кергән XIX-XX гасыр шлягерлары яңгырады.