Бүген К.Тинчурин театры «Зәкәт» хәйрия фонды белән берлектә «Йөрәктән йөрәккә» исеме астында хәйрия чарасы уздырды.Балалар ислам дине, Мәүлет бәйрәме (Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. туган көне) турында вәгазь дә тыңлады. Ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Шамил Фәрхетдиновның “Шүрәле-онлайн” спектакле күрсәтелде.
Театрның музеенда балалар өчен экскурсия оештырылды. Һәр балага күчтәнәчләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте