ТР Сынлы сәнгать музеенда “Дали − тере киндер” күргәзмәсе эшли башлый

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

 2 гыйнвар көнне ТР Сынлы сәнгать музеенда “Дали − тере киндер” дип аталган күргәзмә эшли башлый. Елның беренче күргәзмәсе үзенең мультимедиалы булуы белән үзенчәлекле. Танылган рәссамның картиналарын диварларда, идәндә, һәм хәтта түшәмдә дә күрергә мөмкин булачак. Алар full HD форматындагы яңа җиһазлар ярдәмендә проекцияләнә. Картиналарны проекцияләү вакытында музыка да уйнап тора.

Күргәзмә 31 мартка кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International