Бүген "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында “Казан Кремле” музей тыюлыгының 20 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булды. Анда Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан парламенты Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре һ.б. катнашты. «Казан Кремле» музей тыюлыгына килгән саен киләсе генә килеп тора, чөнки һәрчак без монда нинди дә булса яңалык ачабыз. Казан Кремле – шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең йөзе ул», – диде Айрат Сибагатуллин чыгышында.
Тантаналы чара "La Primavera" оркестры чыгышы белән ачылып китте, экранда исә Казан Кремле буенча виртуаль сәяхәт кылынды.
“Казан Кремле” музей - тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева: “20 ел бик күп түгел кебек, әмма шул вакыт эчендә “Казан Кремле” әкияти үзгәрешләр кичерде. Кремльдә эшләүчеләр өчен ул төп йорт булып кала бирә, чөнки Президентның резиденциясе дә биредә урнашкан. Ул − Казанның үзәге”, - диде. Ул шулай ук, “Казан Кремле” музей - тыюлыгының барлыкка килү тарихын, Татарстанның беренче Президенты, хәзер исә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарафыннан музей-тыюлыкны булдырга указга имза куелган вакытларны искә алды.
Быел 20 декабрьгә кадәр Казанның төп истәлекле урыннарыннан саналган Кремльдә 1,4 миллионнан артык кеше кунак булган һәм ул Росссиядә туристларны иң күп кабул итүче музейлар унлыгына керә. “Бу уңышларга без коллектив белән бергә ирештек. Чөнки Казан Кремлендә эшләүчеләр үзләренең бөтен сәләтләрен, белгәннәрен эшкә җигеп хезмәт куя. Музей-тыюлыкта эш бервакытта да туктап тормый, хәзер дә аны үстерү өстендә эш бара”, - диде Р. Вәлиева һәм бүген юбилеен билгеләп үтүче музей-тыюлыкта хезмәт куючыларга рәхмәтләрен җиткерде.
ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев: “Казан Кремле — ул безнең тарихыбыз, горурлыгыбыз, символыбыз һәм киләчәгебез. Россиядә Кремльләре сакланып калган шәһәрләр бармак белән генә санарлык. Кремльнең сакланып калуы − безнең өчен бик зур бәхет. Аның территориясендә йөргәндә без горурлык кына кичереп калмыйбыз, ә үткән тарихыбызны күз алдына китерәбез”, - диде һәм Казан Кремле музей-тыюлыгында эшләүчеләргә рәхмәт әйтеп, юбилей уңаеннан бүләк тапшырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова исә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән рәхмәт белдерде. “Казан Кремле Татарстанда музейлар өчен закон чыгару органы булып тора. Ул Татарстанның, башкалабызның йөзек кашы санала. Казан Кремле барысына да үрнәк ул!” - диде һәм алга таба да Казан Кремле музей-тыюлыгына үсеш теләп, рәхмәтләрен җиткерде.
ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев үзенең шигырен укып китте.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә Казан Кремле музей-тыюлыгында эшләүчеләргә министрлык бүләкләрен − күкрәк билгеләрен һәм Мактау грамоталарын тапшырды. “Казан Кремленә килгән саен анда эшләүчеләрнең күңел җылысын тоярга мөмкин. Башкарган эшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә”, - диде ул чыгышында музей-тыюлык хезмәткәрләрен котлап.
Тантаналы чарада галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре дә сүз алып, фикер белдерде. Залга җыелганнар өчен концерт номерлар да әзерләнгән иде.
«Татар-информ» МА
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте