Сәнгать белеме өлкәсендә эшләүче биш яшь галим Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Өстәмә һөнәри белем бирү институты тарафыннан оештырылган чит ил стажировкасыннан кайтты. Бу стажировкалар быелның көз аенда уздырылган конкурсның бер өлеше иде. Анда катнашуга бирелгән 12 заявкадан мәртәбәле жюри чит илгә юллау өчен 5есен сайлап алды.