30 декабрьдә 14.00дә Татарстанның табигать тарихы музеенда «Бозлык чоры» дип аталган интерактив экспонат тамашачыларга тәкъдим ителә.
Чынбарлык төсмере бирү технологиясен файдаланып эшләнгән бу музей инсталляциясе – Идел буенда беренчесе әлегә. «Имезүчеләр дөньясы» залында «үткәннәргә ишек» ачылачак, хайваннарга җан керәчәк, һәркем үзен тылсым дөньясында дип хис итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте