25 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Казан мәктәп-интернатлары, балалар йортлары, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия спектакле күрсәтеләчәк. Тамашачылар игътибарына «Морозко» әкият-балеты тәкъдим ителәчәк. Аны Казан хореография училищесы укучылары башкара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте