Татарстан Республикасы Милли музее узган чорлар уенчыкларыннан төзелгән күргәзмә тәкъдим итә. Яңа ел ел бәйрәм-тамашалары музейда 20 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр узачак.
Музей нәниләр өчен дә, башлангыч мәктәп укучылары өчен дә кызыклы булырдай бәйрәм программасы әзерләгән. Яшь тамашачылар Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән танышачак, ә әкият геройлары балаларга үз куллары белән бүләкләр ясарга ярдәм итәчәк.
+7 (843) 292-89-84.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте