Чистай дәүләт музей-тыюлыгында «Яңа ел алды могҗизалары» дигән бәйрәм программасы чаралары башланды.
Шәһәр тарихы музеенда балаларга Россиядә Яңа елны бәйрәм итү тарихы, Чистай сәүдәгәрләре гаиләләрендә аны ничегрәк билгеләп үтүләре турында сөйлиләр, музей фондында тупланган яңа ел уенчыклары һәм котлау открыткалары күргәзмәсе белән таныштыралар.
Әкият геройлары балалар белән төрле уеннар уйный, мавыктыргыч бәйгеләр оештыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте