21 декабрьдә Саба районының Югары Симет авылында «Авыл клублары» программасы нигезендә төзелгән күпфункцияле үзәк ачылды. Бинада Мәдәният йорты, китапханә һәм фельдшерлык-акушерлык пункты урнашкан.
Мәдәният йортының тамашачылар залын бик җиңел һәм тиз генә спорт залына үзгәртеп корып була. Бу бик уңайлы. Спорт залы, тамашачылар залы кебек үк, авылга бик кирәк. Биредә яшьләр күп, ә залларны болай үзгәртеп кору аларның ялын оештыру өчен бик кулай.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте