26 декабрьдә Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры тамашачы яраткан җырлардан төзелгән программа тәкъдим итә. Артистлар раштуа бәйрәменә багышланган әсәрләр, шулай ук XIX-XX гасырларда иҗат ителгән дөнья концерт репертуарының алтын фондына кертелгән популяр шлягерлар башкарачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте