Опера театры солисты Венера Протасова Мәскәүдәге Глинка исемендәге вокалчылар конкурсы лауреаты булды

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солисты  Венера Протасова Мәскәүдә 9 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр узган М.И.Глинка исемендәге XXV халыкара вокалчылар конкурсының III  премия лауреаты булды.  Конкурс финалында Протасова Глинканың «Руслан һәм Людмила» операсыннан Людмила каватиносын һәм Гуноның «Ромео һәм Джульетта» операсыннан Джульетта вальсын башкарды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International