Кариев театры 22 декабрьдә көндезге сәгать унбердә журналистларны «Әкият» курчак театрына "Әйт әле, күбәләк" спектакленә чакыра.
Туфан Миңнуллинның «Әйт әле, күбәләк» пьесасына музыканы композитор Эльмира Галимова иҗат иткән. Әлеге спектакльгә килгән нәни тамашачылар төп герой Апуш һәм аның дуслары – әкият геройлары тарыган төрле могҗизалар шаһиты булачак.
89872190717, 89178866790
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте