22 декабрьдә олимпия чемпионы Мария Киселева Казанга килә. Ул Спортның су төрләре сараенда Татарстан спорт мәктәпләрендә белем алучы 35 кызга синхрон йөзү буенча осталык дәресе уздырачак. Шунысын да искә төшерәбез, 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр шушы ук спорт сараенда Мария Киселева оештырган «Зазеркалье» дигән тамаша күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте