Кариевлылар “Әйт әле, Күбәләк!” музыкаль мистериясе белән яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрә

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Кариевлылар “Әйт әле, Күбәләк!” музыкаль мистериясе  белән яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрә. Туфан Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк!" пъесасының композиторы М. Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова.  Биредә персонажлар  үз хис-кичерешләрен музыка, пластика һәм мимика аша җиткерә. Бу бигрәктә төп герой - Апушның  Су анасы, Шүрәле, Кәҗә, Сарык, Сандугач һәм Кара кош белән аралашуында сизелә.

Куючы-режиссер: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе   Ринат Әюпов. Тамашаның пластика режиссеры: Атказанган сәнгать эшлеклесе  - Рөстәм Фәткуллин.

Тамаша “Әкият” балалар үзәгендә үтә. 2014 елның 22-30 декабрендә, 2015  елның 7-17 гыйнварда һәр көнне көндезге сәгать 11.00 дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International