Бүген Татар филармониясендә «Романс романтикасы» абонемент циклыннан чираттагы концерт узды. Зал тулып килгән тамашачыларны гаҗәеп тавышы, классик һәм заман авторларының романслары белән Халыкара конкурслар лауреаты Юлия Җиһаншина сокландырды.
Ю.Җиһаншина – Казан романс сөючеләренең яраткан башкаручысы. Нинди генә мәйданда чыгыш ясамасын – һәрчак тулы заллар җыя, аның үзенең даими тамашачысы бар. Йомшак тембр, нәфис хәрәкәтләр, профессиональ талымлылык – болар бары да Юлия Җиһаншинаның талантына ишарә.
Җырчының Татар филармониясендә узган концертында музыкантлар Максим Мулин (фортепьяно), Александр Лаврентьев (гитара) катнашты. Концертны Алексей Гомазков алып барды, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте