18 декабрьдә ДЗКЗда Казан консерваториясенең Опера студиясе Фредерик Лоуның Алан Лернер иҗат иткән либреттога язылган «Минем гүзәл туташым» музыкаль комедиясен күрсәтте.
Солистлар консерваториянең Симфоник оркестры, Казан музыка көллиятенең хор төркеме һәм «Сәйдәш» бию театрының балет төркеме белән бергәләп чыгыш ясады.
Төп рольләрнең берсен спектакльнең режиссеры Рузил Гатин башкарды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте