Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей тыюлыгы «Пастернак белән кечкенә сәяхәт» маршрутын эшләгән өчен «Туризм - XXI гасыр» республика конкурсында җиңүче дип танылды

2014 елның 19 декабре, җомга

18 декабрьдә Казандагы «Рамада» кунакханәсенең конференцияләр залында «Туризм - XXI гасыр» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Тантаналы чарада туризм индустриясе вәкилләре, музейлар, музей-тыюлыклар, Татарстан Республикасының туризм инфраструктурасы вәкилләре катнашты. Мондый конкурс ундүртенче тапкыр уздырыла инде.  Быел анда 48 заявка алынды. Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей тыюлыгы «Пастернак белән кечкенә сәяхәт» маршрутын эшләгән өчен  «Туризм - XXI гасыр» республика конкурсында җиңүче дип танылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International