Татарстан Республикасы Милли музеенда «Иң мәдәниләшкән беренче сыйныф укучысы» хәйрия акциясенә йомгак ясалды

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

22 декабрьдә 12.00дә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Иң мәдәниләшкән беренче сыйныф укучысы» хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Ул 2–7 декабрьдә «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында уздырылды. Бу акция вакытында беренче сыйныф укучылары музейларга бушлай йөрде.

1,5 мең беренче сыйныф укучысы музей экспозицияләре белән танышты, шул турыда аларның мәдәни көндәлегенә билге куелды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International