«Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» мәдәни-мәгърифәти проекты кысаларында Зур Кайбыч мәктәбе укучылары Галия Кайбицкая музеенда булды. Беренче сыйныф балалары өчен экскурсия уздырылды, җырчының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган викторина оештырылды, аның башкаруында арияләр яңгырады. Моннан тыш укучылар татар телендә мультфильмнар карадылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте