Фольклордан алып операга кадәр төркиләр сәнгате

2014 елның 13 декабре, шимбә

  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында, “Филармониада” VII Халыкара фестивале кысаларында, төрки телле дәүләтләрнең сәнгать әһелләре концерты булды. Чара “Казан — 2014 елда төрки дөнья башкаласы ” программасы кысаларында уздырыла.

Концертта Башкортстан, Кырым, Санкт-Петербург, Саха-Якутия, Тыва, Үзбәкстан, Казакъстан, Әзербайҗан, Төркия төбәкләреннән артистлар, шулай ук Татарстан артистлары һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле катнашты.

ТӨРКСОЙ оешмасы белән берлектә гамәлгә куелган әлеге проект төрле илләрдә яшәүче халыкларның классик музыкасы, традицион һәм заманча сәнгатьнең үзенчәлекле синтезына мисал булып тора, дип яза филармониянең матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International