Яңа ел бәйрәме алдыннан татарстанлылар үзенчәлекле бүләк алачак: алар игътибарына республиканың төрле почмакларыннан беренче сыйныф укучылары котлаулары яздырылган видеоязма тәкъдим ителәчәк. Ул хәзерге вакытта «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» сайтында уздырыла торган «Яңа ел мөбарәк булсын, Татарстаным!» дигән конкурсына йомгак ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте