XXXIII Шаляпин фестивале 1 февральдән 17 февральгә кадәр узачак

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

XXXIII Шаляпин фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында 1 февральдән 17 февральгә кадәр узачак.

Россиядә күптән уздырыла торган опера форумнарының берсе программасына  11 спектакль һәм  2 гала-концерт кертелгән, анда дөньяның 10 иленнән башкаручылар катнаша. Фестиваль көннәрендә Казан операсының 140 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International