12 декабрьдә Казан ратушасында «Казан» журналының егерме еллыгына багышланган бәйрәм уздырыла. Әлеге басма – Татарстанның иҗтимагый-сәяси, тарихи-мәдәни һәм әдәби-сәнгати журналларының иң күренеклеләреннән берсе. Аның, республикабызда гына түгел, аннан еракларда да укучылары күп.
Редакция коллегиясенә республиканың фәнни һәм иҗтимагый фикер вәкилләре керә, күренекле галим-тарихчылар, профессиональ сәнгать белгечләре, туган якны өйрәнүче галимнәр һәм әдәбиятчылар журналда үз мәкаләләрен бастыра, аның белән күп кенә мәшһүр татар әдипләренең исеме бәйле.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте