Кичә Казанда «Давыдов» кунакханәсенең конференцияләр залында үзенчәлекле шәхес – киләсе елның 10 февралендә 100 яшьлеген билгеләп үтәчәк Владимир Зельдинга, аның 70 еллык актерлык карьерасына багышланган матбугат конференциясе узды.
100 яшендә сәхнәгә чыгып уйнавын дәвам итүче дөньяда бердәнбер артист буларак, Зельдин Гиннесс китабына кертелгән. Артист үзе моңа артык зур илтифат бирмәвен, бәлки, тамашачылар тарафыннан бирелгән «лирик мәхәббәтле» артист статусы аның өчен кадерлерәк булуы турында сөйләде. Бу – иң зур мактау, дип саный артист.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте