Татар дәүләт филармониясендә СССРның халык артисты Владимир Зельдинның иҗат кичәсе булды

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

8 декабрьдә Татар дәүләт филармониясендә  СССРның халык артисты  Владимир Зельдинның иҗат кичәсе булды. Бик күп мәртәбәле бүләкләргә ия булган Владимир Зельдин – илебезнең кино һәм театр сәнгате өлкәсендә күренекле шәхес, менә 70 елдан артык сайлаган һөнәренә тугрылыклы хезмәт итә. Владимир Зельдинга бу көннәрдә 99 яшь тулды, шундый өлкән яшьтә сәхнәгә чыгучы бөтен дөньяда бердәнбер артист буларак, ул Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International