12 декабрьдә иртәнге унынчы яртыда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Л. Толстой иҗатын өйрәнүче яшь тикшеренүчеләр» мәктәбе эшли башлый. Анда әдипнең «Ясная Поляна» әдәби музей-тыюлыгы, Л.Н. Толстойның Мәскәүдәге әдәби музее хезмәткәрләре чыгыш ясаячак, шулай ук бөек язучының Казандагы музее экспозициясе концепциясе турында фикер алышу булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте