Татарстан Республикасы Милли музеенда кырпы балыгының сигез дистә ел элек ясалган карачкысын кую өчен махсус витрина әзерлиләр

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

1 – 15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда кырпы балыгының борынгы карачкысын кую өчен махсус витрина әзерлиләр. Бу экспонат музей залларында йөз ел тора инде. Таксидермия ысулы белән карачкыга әйләндерелгән, моннан сигез дистә тирәсе ел элек дәрьяларны иңләгән кырпы балыгының авырлыгы 960 кг, буе 4 метр 17 сантиметр булган.

Хәзер балыкны реставрацияләүгә һәм тиешле климат тирәлек сакларга мөмкинлек бирә торган махсус витрина сатып алуга өстәмә акча бүлеп бирелде. Болар кыйммәтле тарихи һәм музей экспонатын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. 

 (843) 292-32-18

(843) 292-21-49.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International