Камал театрында спектакльләргә бүләк сертификатлары сатыла

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Ул 109 сезон ахырына кадәр гамәлдә була

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакль билетларына сертификат сатып алырга мөмкин. Республика театрлары арасында беренче тапкыр буларак, камаллылар үз кассалары аша сатуга 500 һәм 1000 сумлык бүләк сертификатлары чыгарган. Сертификат 109 сезон ахырына, ягъни 2015 елның 31 августына кадәр файдаланылышта була, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International