Мәшһүр рәссамнарның интерактив күчмә күргәзмәсе тәкъдим ителә
Бүген һәм иртәгә Казан Кремлендә мәшһүр рус рәссамнарының интерактив күчмә күргәзмәсе уза. Бу “Шәһәр биналары” проекты кысаларындагы чираттагы чара булып, ай дәвамында Россия мегаполисларының танылган архитектур ансамбльләрендә Третьяков Дәүләт галереясыннан картиналар күрсәтүдән гыйбарәт. Проектның максаты – Россия шәһәрләренең сәнгать мохитен киңәйтү һәм халыкны илебезнең мәдәни мирасына җәлеп итү. Моның өчен шәһәр биналарының диварлары XIX йөз ахыры – XX йөз башының сәнгать әсәре өчен урынына әйләнәчәк – Иван Шишкинның “Утро в сосновом лесу” хезмәтеннән алып Исаак Левитанның “Март”ына кадәр. Проект Новосибирск, Екатеринбург, Чиләбе, Пермь һәм Уфа шәһәрләрендә гамәлгә ашырылган.
Бүген һәм иртәгә Батурин урамы ягыннан Казан Кремле диварларында күрсәтеләчәк масштаблы тамашаны казанлылар да күрә ала. Рус классиклары хезмәтләреннән торган слайд-шоу шәһәрлеләр өчен кичке 6дан алып төн уртасына кадәр күрсәтеләчәк.
“Шәһәр биналары” күчмә проекты РФ Мәдәният министрлыгы химаясе белән үткәрелә. Интерактив күргәзмә аннары Түбән Новгородка китә.
«Татар-информ» МА
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте