9 декабрьдә көндезге сәгать унбердә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең Островский урамындагы бинасында 2014 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе һәм ачык репетиция уздыра. Матбугат чарасында ансамбльнең бию, хор һәм оркестр төркемнәренең кыскача гына үз иҗаты белән таныштыруы, цехлар белән танышу һәм җитәкчелекнең ел йомгаклары буенча үзенчәлекле «хисабы» рәвешендә узачак.
2014 елда ансамбль гастрольләрдә еш булды. Чит илләрдә, Россиянең төрле төбәкләрендә концертлар кую белән беррәттән, коллектив Татарстанның яңа төзелгән авыл клубларында да чыгышлар ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте