“Калеб” яңа буын җыены яшьләренең игътибар үзәгендә – янә музыкант. Бу юлы 6 декабрь кичке 7дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенең төп герое ‒ җырчы Айдар Сөләйманов. Талантлы яшь җырчының исеме узып барган айның соңгы көннәрендә еш яңгырады. Бу, әлбәттә, Айдар икенче урынны яулаган «Тurkvizion-2014» белән бәйле иде. Анда чыгыш ясавы, аңа әзерлек үзенчәлекләре, фестиваль турындагы фикерләр, тәэсирләр – очрашуда болар турында да сүз кузгалмый калмаячак, билгеле.
Фәнни тел белән әйтсәк, Айдар Сөләйманов ‒ синтетик пландагы артист. Музыкаль театр жанрларындагы рольләр аеруча туры килә аңа. Казан консерваториясендә уку елларында Айдар опера студиясендә куелган Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында катнаша. 2007 елда Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, кастинг нәтиҗәләре буенча, Радик Сәлимовның «Җиде энҗе» этно-мюзиклында баш рольгә билгеләнә. Эльмир Низамовның «Алтын Казан» рок-операсында да, быел август аенда куелган мюзиклда да төп рольләрнең берсен башкара Айдар. «Алтын Казан» мюзиклының режиссеры Михаил Панджавидзе аны бер интервьюсында «мюзикл өчен туган артист» дип билгеләп үтә.
«Страна поющего соловья» конкурсында, «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивалененең «Вокал-соло» номинациясендә ‒ Гран-при, «Студентлар язы» фестивалендә, «Жар-птица» Бөтенроссия конкурсында ‒ лауреат,.. Айдар Сөләймановның җиңүләре шактый.
Театрның Кече сәхнәсендә барачак кичәдә Айдарның иҗатташ дуслары да катнаша. Аларның берсе – Айдар «Turkvizyon-2014» конкурсында башкарган җырның көй авторы ‒ композитор Эльмир Низамов. Бу кичәдә тамашачыны М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет академия театры солисткасы Гөлнора Гатина белән очрашу да көтә. «Калеб»нең яшь иҗатчыларны таныштыру, берләштерү традициясен дәвам итеп, бу кичтә Камал сәхнәсендә музыкантлар белән бергә яшь шагыйрә Эльвира Һадиева чыгыш ясачак, дип “Татар-информ” МА аша игълан итә кичәне оештыручылар, ә алар – Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм “Калеб” яңа буын җыены.
Кичәгә керү – бушлай.
«Татар-информ» МА