Бүген VII «Филармониада» халыкара сәнгать фестивале ачыла. Аның беренче кичәсе СССРның халык артисты, СССРның дәүләт премиясе лауреаты композитор Александра Пахмутованың 85 яшьлек юбилеена багышлана. Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрга кушылып күренекле җырчылар талантлы ханымның халык яраткан җырларын башкарачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте