3 декабрьдә Россиянең Кинематография сәнгате һәм фәннәре милли киноакадемиясенең «Алтын Бөркет-2014» премиясе исемлеге игълан ителде. Иң яхшы уен фильмы буларак 28 картина күрсәтелгән. Алар арасында: Андрей Кончаловскийның «Хат ташучы Тряпицынның ак төннәре», Жора Крыжовниковның «Ачы! 2», Валерия Гай германиканың «Әйе һәм тагын әйе», Юрий Быковның «Дурак», Михаил Сегалның «Алексеев турында кино», Андрей Звягинцевның «Левиафан», Глеб Орловның «Поддубный», Никита Михалковның «Кояш сугу» фильмнары бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте