Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында БТК Башкарма комитетының «Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы» дигән киңәйтелгән утырышы узды

2014 елның 5 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында БТК Башкарма комитетының «Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы» дигән киңәйтелгән утырышы узды. Аның көн тәртибенә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендәге сәясәтенең өстенлекле юнәлеше буларак, татар халкының рухи мирасын саклап калу темасы куелган иде.

Утырышта Россия төбәкләреннән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, республиканың мәдәният учреждение җитәкчеләре катнашты. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды.  Министр чит илләрдә һәм төбәкләрдә яшәүче татарларның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән эшчәнлек шул исәптән төрле дәүләт программалары нигезендә алып барылуы, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» программасы шундыйлардан булуы турында сөйләде. «Бу программага керүче «Халыкара һәм төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне үстерү» дигән ярдәмче программа Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә хезмәт итә.  Аның төп юнәлешләре – милли-мәдәни оешмаларның иҗат проектларына ярдәм күрсәтү һәм Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уздырыла торган чараларда Татарстан артистлары катнашуын оештыру.   Мәдәният министрлыгы шулай ук «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» һәм «Татарстан Республикасында милли сәясәт концепциясен үстерү» дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуына да идарә итә», – диде министр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International