Дәүләт Советында Татарстанда Мәдәният елы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе узды

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

2014 ел Татарстанда һәм Россиядә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан республикада бик күп мәдәни чаралар уздырылды. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина бүген матбугат конференциясендә узып барган елга йомгак ясады.

Мәдәният елында уздырылган иң мөһим мәдәни чаралар дип, Разил Вәлиев ТӨРКСОЙ оешмасы тарафыннан уздырылган мәдәни чараларны атады. “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Безнең өчен бу, шулай у, - мөһим вакыйга, чөнки без мөстәкыйль дәүләт түгел, ә зур федерациянең бер субъекты гына булып торабыз. Мөстәкыйль дәүләтләргә бирелә торган хокук бирелү өчен җитәкчеләргә рәхмәт”, - диде ул.

Разил Вәлиев бөтен дөнья күләмендә уздырылган мәдәни чараларга да тукталып узды. ТЮРКСОЙ оешмасы белән берлектә үткәрелгән иң мөһим чаралар рәтенә ул “Төрквидение” телевизион җыр конкурсын уздыру, төрки телдә чыга торган журналлар мөхәррирләре форумын үткәрү һәм төрки телдә иҗат итүче язучылар форумын кертте. “Әлеге форум мондый киңлектә соңгы йөз елда беренче генә уздырылды. Төрки телдә иҗат итүче язучылар белән безнең элемтәләр инде күптән өзелгән иде”, - ди парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

Ул шулай ук үзе җитәкчелек иткән комитетның күчмә утырышлар уздыруын, Татарстанның Биектау, Арча, Әтнә районнары авылларында игътибарга лаек тарихи объектлар булуы хакында сүз алып барды.

ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина исә Мәдәният елының төп максаты мәдәният учреждениеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә игътибарны арттыру, мәдәният учреждениеләренә эшкә яшь белгечләрне тарту икәнен ассызыклап узды. “Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен һәр ел мәдәният елы булып тора. Әмма быел бу юнәлешкә кагылган мәсьәләләргә игътибаны арттыру өчен Мәдәният елын игълан итү бик кулай булды”, - ди Гүзәл Нигъмәтуллина.

Мисал өчен, мәдәният хезмәткәрләренең соңгы 9 айда уртача хезмәт хакы 17,8 меңгә җиткерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 20,6 процентка артыграк дигән сүз. Киләсе елга исә аларның хезмәт хакын тагын да арттыру ниятләнә.

Мәдәният хезмәткәрләре өчен өстәмә белем бирү буенча курслар, семинарлар уздырылуны да билгеләп узарга кирәктер. Әлеге чараларга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән белгечләр җәлеп ителгән. Бу шулай ук бу өлкәдә хезмәт куючылар өчен ярдәм булып тора.

Гүзәл Нигъмәтуллина тарихи-мәдәни объектларга игътибарның тагын да арттырылуын ассызыклады. Быел бу өлкәдә ирешкән иң зур уңышларның берсе дип ул “Болгар” музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен билгеләп үтте.

Мәдәният елында ирешкән уңышлар исемлегендә Качалов исемендәге Рус драма театры бинасын төзекләндерүдән соң ачу, Чистай әдәби тыюлыгын булдыру да бар. Иң күп музей-тыюлыклар булган төбәк — ул Мәскәү өлкәсе: анда шундый 8 тыюлык эшли. Икенче урында исә Татарстан бара, аерым алганда, бездә музей-тыюлыклар исемлеге 7гә җиткән. Ә әдәби музей-тыюлык исә илдә бердәнбер булып санала. Бу урында Россия территориясендә соңгы ун елда музей-тыюлыклар ачылмаганын да билгеләп үтү кирәктер.

Мәдәният елы кысаларында чишелми калган мәсьәләләр дә калган, билгеле. Т. Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама Татар драма театры һәм Яр Чаллы театрының шәхси биналары булмау - шуларның берсе. “Түбән Кама театры атаклы театр һәм бик күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Әмма театрның элеккеге кафе бинасында урнашуы гына күңелне тырный. Район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннән соң, бу мәсьәлә дә уңай чишелеш алырга тора. Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йорты дигән бик матур бина бар, ул бина шәһәр карамагына күчкән очракта, театрга бирелү мөмкинлеге бар”, - диде Разил Вәлиев. Яр Чаллы шәһәрендәге театр өчен дә бина төзү хакында фикер алышулар бара. Татарстан Милли китапханәсен биналы итү, Татар әдәбияты музее төзү кебек мәсьәләләр дә әлегә ачык кала.

“Мәдәнияткә кагылган проблемаларны бер мәдәният елында гына чишеп бетереп булмый, билгеле. Әмма киләчәктә бу сораулар ачык калырга тиеш түгел , - ди Разил Вәлиев. – Иң мөһиме - без ул мәсьәләләрне җитәкчелек һәм киң җәмәгатьчелек ишетерлек итеп әйтеп бирә алдык”.

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International