«Экскурсовод һөнәре: төп төшенчәләр һәм заманча методикалар» семинар-дәресе

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

2  декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында   Халыкара музейлар шурасының Россия комитеты  (Россия ИКОМ) һәм Татарстан Республикасы Милли музее катнашында  дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары экскурсоводлары өчен  «Экскурсовод һөнәре: төп төшенчәләр һәм заманча методикалар» семинар-дәресе уздырылды.

Программаның теория өлеше хәзерге музей эшчәнлегендә экскурсоводның бурычларын, әлеге һөнәрнең серләрен, эштәге яңа юнәлешләрне ачуга багышланды. Гамәли өлеш дүрт яңа экскурсия маршрутына кагылышлы четерекле мәсьәләләр турында фикер алышу яссылыгында барды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International