Өстәмә һөнәри белем бирү институты «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты белән хезмәттәшлек итә башлый.
Ике югары уку йортыннан да вәкилләр кергән яңа эш төркеме оештырылды, ул мәдәният-ял итү өлкәсе белгечләре өчен белем бирүдә яңа технологияләрне эшләүгә һәм куллануга юнәлтелгән уртак проектка җитәкчелек итәчәк. Бу чаралар беренче нәүбәттә авыл җирлегендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең белемнәрен арттыруга ярдәм булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте